Русия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә ил фильмнарын күрсәтү идеясен хуплады һәм шуның турында коллегалары белән фикер алышырга вәгъдә итте.
Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында кинорежиссер Карен Шахназаров Президентка "Мосфильм" киностудиясенең, унитар предприятие буларак, чиста табышның бер өлешен федераль бюджетка күчерергә тиешлеген әйтте. Ул дәүләт башлыгына, узган елда башкарылган кебек, быел өчен акча күчерүләрнең өлешен киметүен сорады.
Шулай ук режиссер Владимир Путинга Мәдәният министрлыгының мәктәпләрдә милли классик кино күрсәтү башлангычы турында сөйләде. Шахназаров моны мәҗбүри мәктәп программасына кертергә тәкъдим итте.
- Бернинди лекцияләр дә кирәкми, бары киноны күрсәтергә генә кирәк, - диде ул.
- Табыштан салым буенча Хөкүмәт, Финанс министрлыгы белән сөйләшермен. Мәктәпләрдә илебез фильмнарын күрсәтүгә килгәндә, яхшы идея, коллегалар белән дә бу хакта сөйләшәчәкбез. Рәхмәт Сезгә, - дип җавап бирде Путин.