+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 октябрь 2020, 16:31

Башкортстан этнография диктанты язачак

Быел “Зур этнографик диктант” халыкара мәгърифәтчелек акциясе бишенче тапкыр үткәрелә. Диктант бөтен катнашучылар өчен бер чорда (3-8 ноябрьдә) онлайн-форматта узачак.

Быел “Зур этнографик диктант” халыкара мәгърифәтчелек акциясе бишенче тапкыр үткәрелә. Диктант бөтен катнашучылар өчен бер чорда (3-8 ноябрьдә) онлайн-форматта узачак.

Чара халыкның этнографик белемен, катнашучыларның Русиядә яшәүче халыклар турындагы мәгълүматын бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул киң җәмәгатьчелек игътибарын милләтара татулык мәсьәләләренә җәлеп итә.

Диктантта Русия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Быел рәсми сайт һәм диктант биремнәре инглиз һәм испан телләренә күчереләчәк.

Биремнәр 3 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 00.01 сәгатьтә Зур этнографик диктантның рәсми сайтында (www.miretno.ru) басылачак. Алар тест рәвешендә формалаштырылган һәм диктантның барлык катнашучылар өчен бердәм гомумфедераль өлешеннән (20 сорау) һәм Русия Федерациясенең һәр субъекты өчен уникаль төбәк өлешеннән (10 сорау) торачак. Барлык биремнәрне үтәгән кеше иң күбе 100 балл җыячак.

Быел катнашучыларның шунда ук дөрес җавапны белү һәм чыганакларга сылтама белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге булачак.
Диктант язу вакыты – 45 минут. Әлеге вакыт узгач, биремнәргә керү ябык булачак. Диктантны электрон рәвештә язып бетерүгә үк катнашучы сертификаты һәм нәтиҗәләр әзер булачак.

Диктант оештырылу еллары дәвамында анда 46 илдән 1 200 000 тирәсе кеше катнашты.

Башкортстанда диктант язуны республиканың Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты оештыра.

Фото: Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас