Башкортстан Хөкүмәтендә коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышы йомгаклары буенча көзге каникулларны 9 ноябрьгә кадәр озайтырга карар ителде.
Мәктәп укучыларының ял вакытын озайтырга Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары һәм "Роспотребнадзор" җитәкчеләре арттырырга тәкъдим иткән.
Укучылар каникулларга, СOVID-19га бәйле хәл начарлану сәбәпле, бер атнага иртәрәк, 17 октябрьдә киткән иде. Киләсе пәнҗешәмбедә, 5 ноябрьдә, укырга кайтырга тиешләр иде. Укучыларны атна ахырына кадәр каникулларда калдыру турында карар кабул ителде. Алар өчен дәресләр дүшәмбе, 9 ноябрьдә башланачак.
Шулай итеп, республика мәктәпләре укучылары бер-берсе белән аралашмыйча өч атна уздырачак.
«Без инкубация чорын өзәрбез дип өметләнәм, һәм безнең балалар мәктәпкә чирләмичә йөри алачак», – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru