+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 ноябрь 2020, 11:30

Мәктәп укучылары "удаленка"га китәме?

Бу нәрсәгә бәйле?

Бу нәрсәгә бәйле?

Башкортстанда 6-11нче сыйныф укучыларын дистанцион укытуга күчерергә мөмкиннәр.

Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы белдерде.

"Мәктәп укучылары өчен агымдагы атна — каникуллар. Бу - безнең балаларга ял итү өчен яхшы мөмкинлек. 9 ноябрьдән балалар мәктәпкә бара. Мин аларны дистанцион укытуга күчерергә теләмим. Тик, басым ясап әйтәм, атна ахырына хәл начарая барса, 1-5нче сыйныф укучыларын гына көндезге укуда калдырырга, ә 6-11нче сыйныф укучыларын дистанцион укытуга күчерергә туры киләчәк. Болар барысы да санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле”, —дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас