+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 ноябрь 2020, 06:14

Илен сөйгән генә үзен сөяр

Бүген - һөнәри белем бирү оешмаларында, 5 ноябрьдә гомуми белем бирү оешмаларында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Бердәм дәресләр узачак.

Бүген - һөнәри белем бирү оешмаларында, 5 ноябрьдә гомуми белем бирү оешмаларында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Бердәм дәресләр узачак.

Кичә Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә Русия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган «#МыВместе» Бөтенрусия ачык дәресе узды. Аны трансляцияләү проектның рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча үткәрелде https://открытыеуроки.рф/

3-8 ноябрьдә онлайн-форматта сайтта www.miretno.ru «Зур этнографик диктант» V Юбилей халыкара акциясе узачак. Диктантта педагоглар һәм Башкортстан Республикасының гомуми белем бирү оешмалары укучылары, колледж студентлары һәм укытучылары да катнашачак. Диктант биремнәре 30 сораудан торачак: 20 сорау – барлык субъектлар өчен дә уртак, 10ы - һәр субъект өчен уникаль. Катнашучыларга диктант язу өчен 45 минут бирелә. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы - 100. Биремнәргә дөрес җаваплар 16 ноябрьдә www.miretno.ru сайтында урнаштырылачак, шәхси нәтиҗәләрне бастырып чыгару - 2020 елның 12 декабре.

Республиканың барлык гомуми белем бирү оешмаларында Халык бердәмлеге көненә багышланган сыйныф сәгатьләре, викториналар, интеллектуаль танып-белү әңгәмәләре оештырылачак. Мәктәп китапханәләрендә китап күргәзмәләре куелачак. Барлык чаралар да Русия гражданлык тәңгәллеген, патриотизм, Ватанга, Русиянең күпмилләтле халкының үткәненә чын-чынлап хөрмәт тәрбияләү, үз халкының тарихын өйрәнү, Ватан алдында җаваплылык, Русия дәүләт бәйрәмнәренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырыла.

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас