+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 ноябрь 2020, 08:53

Зур этнографик диктантны бергә языйк!

Бүген, Халыклар бердәмлеге көне кысаларында, «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе старт алды. Ел дәвамында анда 46 илдән 1,2 миллион тирәсе кеше катнашты.Диктантны язу чоры - 3-8 ноябрь, ул онлайн-форматта уза. Ул халыкның этнографик белемлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә, киң җәмәгатьчелекнең милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә игътибарын арттыра.

Бүген, Халыклар бердәмлеге көне кысаларында, «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе старт алды. Ел дәвамында анда 46 илдән 1,2 миллион тирәсе кеше катнашты.
Диктантны язу чоры - 3-8 ноябрь, ул онлайн-форматта уза. Ул халыкның этнографик белемлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә, киң җәмәгатьчелекнең милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә игътибарын арттыра.


Диктантта Русия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Моның өчен рәсми сайтка кереп (https://miretno.ru/), “Диктант язарга” дигән язуга басарга кирәк. Быел рәсми сайт һәм диктант биремнәре инглиз һәм испан телләренә дә тәрҗемә ителгән.

Диктант биремнәре тест рәвешендә бирелгән һәм барысы өчен дә бердәм 20 сораудан торган гомумфедераль өлешне һәм Русия Федерациясенең һәр субъекты өчен уникаль булган төбәк өлешенең 10 соравын үз эченә ала.
Диктант язу вакыты – 45 минут. Әлеге вакыт узгач, биремнәргә керү ябык булачак. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар кушылмасы - 100.

Диктант узганнан соң электрон рәвештә катнашучы сертификаты формалаштырыла.
Тест узу тәмамланганнан соң, рәсми сайтта https://miretno.ru этнографик диктант язу датасын һәм вакытын раслап, төбәк гугл-формасын тутырырга кирәк.

Фото: detkiexpert.ru
#БольшойЭтнографическийДиктант
Читайте нас