+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 ноябрь 2020, 18:55

Безнекеләр - җиңүчеләр сафында!

31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Кырым Республикасының "Артек" Халыкара балалар үзәге базасында "Зур тәнәфес" Бөтенрусия конкурсы финалы узды.

31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Кырым Республикасының "Артек" Халыкара балалар үзәге базасында "Зур тәнәфес" Бөтенрусия конкурсы финалы узды.

Башкортстан Республикасыннан анда 17 укучы финалга чакырылган иде.

Финал кысаларында катнашучылар «Иҗат», «Төп нәрсә турында сөйлә», «Сәламәт бул», «Игелек кыл» һәм башка юнәлешләрдә ярышты.
Конкурс йомгаклары буенча Башкортстанның 13 укучысы "Зур тәнәфес " Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.

- Финалда миңа киләчәк волонтерлык буенча кейс чишәргә туры килде. Анда без волонтерлык проблемаларын хәзерге вакытта карадык һәм аларны чишү буенча идеяләр эзләдек. "Иҗат ит!" номинациясендә җиңү яуладым, аның акчалата бүләге 200 000 сум тәшкил итә. Мин бу акчаларны уку өчен гаджетларга һәм укыган өчен түләүгә тотынырга җыенам, - дип фикерләре белән уртаклашты Уфа шәһәре 98нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Элина Максютова.

6 укучы - 200әр мең сум (8-10нчы сыйныф), ә җиде кеше 1әр миллион сумлык (11нче сыйныф) грантлар откан. Моннан тыш, барлык катнашучылар да фирма бүләкләре һәм "Артек"ка юлламалар алды.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас