+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 Ноября 2020, 06:55

Уфа мәктәпләрендә дезинфекция үткәрелә

Көзге каникуллардан соң уку процессын башлауга әзерлек бара.

Көзге каникуллардан соң уку процессын башлауга әзерлек бара.

Уфа мәктәпләре көзге каникуллардан соң уку процессын башларга әзерләнә. Шәһәр мэриясендә хәбәр итүләренчә, хәзер уку кабинетлары, актлар һәм спорт заллары, коридорлар, чишенү бүлмәләре, ашханәләр эшкәртелә. Дезинфекцияне өч кешедән торучы бригада үткәрә.

Республика дезинфекция үзәгенең профилактика бүлеге мөдире Рәсим Миңнебаев сүзләренә караганда, зарарсызландыручы эшләр башкарганда 4нче хәвефсезлек классына караган эретмә кулланыла.

Ул шулай ук хәбәр итүенчә, шәһәр буенча барлык белем бирү учреждениеләре эшкәртелгән: болар - Совет һәм Октябрь районнарында – 40, Орджоникидзе һәм Калинин районнарында – 48, Дим һәм Киров районнарында – 27 мәктәп.

Рәсим Миңнебаев сүзләренә караганда, Ленин районындагы соңгы мәктәп — 2 нче лицей – кичә эшкәртелгән.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас