+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 ноябрь 2020, 08:35

Вузга керү ничек булачак?

Югары уку йортларына студентларны кабул итү кагыйдәләре үзгәрә.

Югары уку йортларына студентларны кабул итү кагыйдәләре үзгәрә.

Русия югары уку йортларына студентларны кабул итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Әлеге кагыйдәләр киләсе уку елында үз көченә керәчәк. Бу хакта “Российская газета” басмасы хәбәр итә.

2021 елда югары уку йортларына документларны китереп тапшыру белән беррәттән, аларны онлайн-режимда кабул итү дә мәҗбүри булачак.

Моннан тыш, яңа уку елында абитуриентка документлар тапшырырга мөмкин булган юнәлешләр саны үзгәрәчәк. Әлегә кадәр “биш вузның һәрберсенә өчәр юнәлешкә” документ тапшырырга мөмкин булса, киләсе елдан башлап бу сан ун юнәлешкә кадәр үзгәрә. Шул ук вакытта уку йортлары үзләре бу санны мөстәкыйль рәвештә билгеләячәк.

Тагын бер яңалык — укырга керү гаризасын үзгәртергә, яки икенче гариза тапшырырга рөхсәт ителәчәк. Элекке кагыйдәләр буенча яңасын тапшыру документларны кире алган очракта гына рөхсәт ителә иде.

Фото:bfm.ru
Читайте нас