+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 ноябрь 2020, 15:45

Тренерлар педагоглар вазыйфасында булачак

Владимир Путин Хөкүмәткә моны хәл итү бурычын куйды.

Владимир Путин Хөкүмәткә моны хәл итү бурычын куйды.

Президент Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә спорт тренерлары вазыйфасын педагогика хезмәткәрләре вазыйфалары рәтенә кертергә кушты. Бу хакта Кремльнең рәсми сайты хәбәр итә. Әлеге йөкләмә 2021 елның 15 февраленә кадәр үтәлергә тиеш.

Моннан тыш, Путин Министрлар кабинетына 2021/22 уку елыннан башлап “Спорт” юнәлеше буенча “Спорт төре буенча тренер. Укытучы” квалификациясе буенча бакалавриат булдыру – федераль дәүләт югары белем бирү стандартын гамәлгә кертүгә юнәлтелгән чаралар күрергә кушты. Әлеге йөкләмәне үтәү срогы — 2020 елның 10 ноябре.

Шулай ук дәүләт башлыгы Хөкүмәткә “Тренер-укытучы” һөнәри стандартын раслауны тәэмин итәргә кушты. Моны 2020 елның 10 декабренә кадәр эшләргә кирәк.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас