+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 ноябрь 2020, 09:25

Мәктәп “имиджын бозган” өчен...

Бала тапкан укучыны мәктәптән куганнар.

Бала тапкан укучыны мәктәптән куганнар.

Якутиядә Сунтар авылыннан тугызынчы сыйныфта укучы кызны мәктәптән йөклелек өчен куып чыгарганнар. Мәктәп директоры кыз уку йортының “имиджын боза”, дип белдергән. Бу хакта “Комсомольская правда” басмасы хәбәр итә.
Кызның әтисе әйтүенчә, Алена бала тапкач, директор, өйгә килеп, укучының кичке мәктәпкә күчүен таләп иткән. Кызының башка эшләре дә күп булуына карамастан, ул мәктәпне тәмамларга тели, дип белдерә әти кеше.
Соңрак судта педагогларның балигъ булмаган укучының белем алуга хокукын бозуы ачыкланган. Район мәгариф идарәсе җитәкчесенә штраф түләргә туры килгән.
Басма мәгълүматлары буенча, Алена янә үз мәктәбендә укый.

Фото: deti.mail.ru
Читайте нас