Башкортстанда якындагы ике атнада дистанцион укытуда булачак укучылар һәм укытучыларны гаджетлар һәм башка кирәкле техника белән тәэмин итәчәкләр.
Бу хакта бүген республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез: бүгенге көннән 6-10нчы сыйныф укучылары дистанцион укыту режимына күчерелде. Мәктәпләргә көндезге укуга 1-5нче, 11нче сыйныф укучылары, шулай ук аз комплектлы мәктәп укучылары чыга.
Дистанцион укыту өчен техник чаралары булмаган мәктәп укучыларын «Бердәм Русия»нең "Өйдә укырга ярдәм ит!" проекты гаджетлар һәм компьютерлар белән тәэмин итәргә әзер.
Моннан тыш, бүгенге көннән өстәмә белем бирү системасы дистанцион режимга күчерелде, дип өстәде Айбулат Хаҗин.
Белем бирү учреждениеләренең мондый эш графигы 22 ноябрьгә кадәр билгеләнгән.
Фото: Башинформ