9 ноябрьдән бөтен республика буенча 6-10нчы сыйныф укучылары дистанцион режимда укый башлады.
Уфада 311 укучы, онлайн-дәресләр үткәрү өчен техник җиһазлары булмау сәбәпле, дистанцион укытуга әзер түгел. Компьютерларны аларга мәктәптән тапшырганнар, дип хәбәр итте мэриядә узган оператив киңәшмәдә башкаланың мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Хаффазова.
Аның сүзләренә караганда, техника шулай ук кайбер педагогларга да кирәк булган. Беренче уку көне онлайн форматында техник өзеклекләрсез узган.
Билгеле булуынча, 9 ноябрьдән бөтен республика буенча 6-10нчы сыйныф укучылары дистанцион режимда укый. 1-5нче сыйныфлар, шулай ук 11нче сыйныф укучылары озакка сузылган көзге каникуллардан соң укуларын давам итте. Белем бирү учреждениеләренең мондый эш графигы 22 ноябрьгә кадәр билгеләнгән.
Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, дистанцион укыту вакытында мәктәп укучыларын һәм укытучыларны кирәкле техника белән тәэмин итәчәкләр.