+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 ноябрь 2020, 11:15

Кремль чыршысы быел ничек узачак?

Төп Чыршы бәйрәмен меңләгән бала көтә.

Төп Чыршы бәйрәмен меңләгән бала көтә.

Дәүләт Кремль сараенда быел Яңа ел чыршысын тамашачылардан башка уздырачаклар. Бәйрәмнең трансляциясе телевидениедә һәм Интернетта оештырылачак, дип хәбәр итә Мәскәү Профсоюзлар федерациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән “Мәскәү” агентлыгы.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен телевизион версия форматында төшерүне «Карусель» телеканалы оештыра. Аның каравы, Әкияти Яңа ел тамашасын йөзләгән мең бала түгел, ә миллионлаган кеше күрә алачак, ул үзәк телевидение каналлары һәм Интернет аша трансляцияләнәчәк, — дип белдерә МПФ рәисе Михаил Антонцев.

Быел “Пятое время года, или Кто придумал Новый год?” дип аталган тамашаның сюжеты китаплар һәм гаджетлар белән бәйле булачак. Кремль чыршысы беренче тапкыр мультимедиа форматында махсус эффектлар һәм графиклар кулланып узачак.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас