Мәгариф һәм фән министрлыгы кайбер укучыларның дистанцион укытуга күчерелмәве буенча аңлатма бирә.
Мәгариф һәм фән министрлыгында урта махсус уку йортлары укучыларын дистанцион укытуга ни өчен күчермәүләре турында аңлатма бирделәр.
Колледж укучыларын онлайн-форматына күчерү турындагы сораулар республикада югары уку йортлары студентлары дистанцион укытуга күчкәннән соң барлыкка килә башлады. Урта махсус уку йортларында 5 октябрьдән көндезге укулар башланды.
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, урта махсус уку йортларын дистанцион укытуга күчерү зарурлыгы юк. Ведомствоның һөнәри белем бирү бүлеге начальнигы Галина Давыдова, оешмаларда дистанцион укыту технологияләре кулланыла һәм санитар кагыйдәләр үтәлә, дип белдерә. Аның сүзләренә караганда, 94 мең студентның 0,1проценты гына авырый.
"Колледжларда антиковид инспекторы вазыйфасы кертелде. Коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан, аерым төркемнәр дистанцион укытуга күчерелә. Моннан тыш,, 65 яшьтән өлкәнрәк колледж хезмәткәрләре, шулай ук, кем хроник авырулардан җәфа чигә, “удаленка”га күчерелде. Республика колледжларында санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы. Күпләп дистанцион укытуга күчү өчен нигез юк", — ди ул.
Мәгариф һәм фән министрлыгында белдерүләренчә, аерым очракларда, шул исәптән хроник авырулар аркасында, ата-аналары яки аларның законлы вәкилләре гаризасы буенча укучыларга укуларын онлайн-режимда дәвам итү рөхсәт ителә.