Бүген мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин “Зур тәнәфес-2020 " Бөтенрусия мәктәп укучылары конкурсында җиңүчеләр һәм катнашучылар белән очрашты.
Бөтенрусия конкурсында Башкортстан данын 17 укучы яклады. Шуларның 13е җиңүчеләр арасында. 6 укучы – 200 мең сум, 7 укучы бер миллион сум күләмендә грантлар отты. Аларның гомуми суммасы 8,2 миллион сум тәшкил итә. Бу акчаларны укучылар уку һәм үзләрен үстерү өчен файдаланалар. Моннан тыш, барлык катнашучылар да фирма бүләкләре һәм Артекка юлламалар алдылар.
"Сез эрудиция, профориентация, интеллект буенча һөнәри тестлар үттегез, белем бирү программаларына керү мөмкинлеге һәм әйдәп баручы экспертларның – фәнни, финанс, мәгариф, сәнгать һәм спорт өлкәләре вәкилләренең киңәшләрен алдыгыз. Уку барышында сез иң яхшы спикерлар, үз эшенең осталары белән аралаштыгыз, кирәкле компетенцияләр һәм белемнәр тупладыгыз. Башкортстан республикасын Бөтенрусия дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим итүегез өчен рәхмәт сезгә! Сез алга таба да укырсыз, Башкортстан файдасына белемегезне арттырырсыз дип өметләнәбез”, — дип билгеләде Айбулат Хаҗин.
Билгеле булуынча, 31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Кырым Республикасында “Артек” Халыкара балалар үзәге” базасында “Зур тәнәфес” Бөтенрусия конкурсы финалы узды. Бу — “Русия —мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектларының берсе һәм мәктәп укучылары арасында иң масштаблы конкурс булып тора.