+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 ноябрь 2020, 14:35

Студентлар 6 февральгә кадәр “удаленка”да

Университет җитәкчелегенә студентларга өстәмә матди ярдәм күрсәтү бурычы куелды.

Университет җитәкчелегенә студентларга өстәмә матди ярдәм күрсәтү бурычы куелды.

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәскәү һәм Санкт-Петербург вузларын 13 ноябрьдән 6 февральгә кадәр дистанцион укытуга күчерә. Бу хакта министрлык җитәкчесе Валерий Фальков боерыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Документта төбәк вузларына, Русиянең һәр субъектындагы хәлдән чыгып, шундый ук карар кабул итәргә киңәш ителә дип күрсәтелгән.
Университет җитәкчеләренә онлайн-форматта кышкы сессияләрне үткәрүне һәм студентларга өстәмә матди ярдәм күрсәтү чараларын эшләргә кирәк булачак.
Моннан тыш, COVID-19га каршы көрәш чараларын үтәмәгән өчен мәгариф оешмалары җитәкчеләренең шәхси җаваплылыгы билгеләнә.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас