“Җиңү дәресләре” халыкара конкурсында илнең барлык төбәкләреннән 15 мең укытучы һәм чит илдән, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 25 педагог катнашты.
“Җиңү дәресләре” халыкара методик эшкәртмәләр конкурсында “Туган тел” номинациясендә Борай 2нче гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Муллагалиева җиңү яулады.
“Җиңү дәресләре” халыкара конкурсы 2019 елның 1 сентябрендә старт алды.
Әлеге бәйге Русия тарихи җәмгыяте һәм “Ватан тарихы” фонды тарафыннан Русия Мәгариф министрлыгы һәм “Просвещение” компанияләр төркеме белән берлектә үткәрелде. Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңү истәлеген мәңгеләштерүгә, мәктәп укучыларын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү һәм белем бирүдә яңа методикалар эшләүгә юнәлтелгән.
"Җиңү дәресләре" халыкара конкурсына оештыручылар һәм барлык финалчылар катнашлыгында 10 ноябрьдә көндезге-читтән торып форматта үткәрелгән "түгәрәк өстәл"дә йомгак ясалды.
Конкурста 11 номинация буенча илнең барлык төбәкләреннән 15 мең укытучы һәм чит илдән, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 25 педагог катнашты.
“Җиңү дәресләре” бәйгесе — иң талантлы, иң белемле, иң актив укытучыларны сайлап алу ярышы.
Халыкара конкурста җиңүче Ләйсән Ришат кызын ихлас котлыйбыз! Яңа үрләр, хезмәт уңышлары телибез!