Мошенниклар 25 мәктәп укытучысын 3,4 миллион сумга алдаган.
Иркутск өлкәсендә ел башыннан аферистлар 25 мәктәп укытучысын 3,4 миллион сумга алдаган, еш кына мошенниклар үзләрен “банк хезмәткәрләре” дип таныштырган. Бу хакта Иркутск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шушы көннәрдә Балаган районында урнашкан мәктәпләрнең берсендә эшләүче 40 яшьлек хатын аферистларга 280 мең сум акча күчергән. Аңа шалтыраткан хатын банк хезмәткәре дип таныштырган һәм мошенникларның аның исеменә кредит алырга омтылуы хакында сөйләгән. Әңгәмәдәш, укытучыны аның тәкъдимнәрен үтәргә ышандырып, уйлап тапкан урлашуны булдырмый калырга тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, зыян күрүче банк займын үзе рәсмиләштерә һәм таләп ителгән сумманы күрсәтелгән счетка күчерә.
Мондый ысул белән Ангарск, Братск, Иркутск, Киренск, Тулун, шулай ук Иркутск һәм Эхирит-Болагат районнары укытучыларын алдаганнар. Тагын алты педагог күчемсез милек, техника һәм кием-салым сатып алганда һәм сатканда социаль челтәрләрдә алданган.
Моннан тыш, өч укытучы акчаны бәлагә юлыккан туганнарына күчерүенә ышана. Ике педагог “ВКонтакте” һәм “Инстаграм” социаль челтәрләрендә мошенникларга ышанып, акча җибәргән. Ә бер мәктәп директорын һәм укытучыларын мошенниклар тикшерү булачак турында хәбәр иткән түрә буларак алдаган.