Башкортстан делегациясе Пермь краеның Барда якшәмбе мәктәбе укучылары белән очрашты.
Пермь краеның Барда авылындагы башкорт телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбендә бүген бәйрәм чарасы үтә. Укучылар анда Башкортстан Республикасы делегациясен каршы алды.
Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре кысаларында Бөтендөнья башкортлары корылтае, төбәкнең Мәгариф министрлыгы, Барда районы хакимияте вәкилләре, галимнәр татарның сөекле шагыйре Г. Тукай исемендәге Барда гимназиясе базасында ачылган якшәмбе мәктәбенең эше белән таныштылар.
Башкорт телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе 2020 елның октябреннән эшли башлады. Биредә 30 бала шөгыльләнә.
"Сез – бу якшәмбе мәктәбенең беренче укучылары. Сезнең туган телегездә – башкорт телендә сөйләшергә өйрәнүегезне телибез. Сезнең алда яңа юллар ачыла. Без әле сезнең исемнәрне ишетәчәкбез һәм, горурланып: "Бу - Гайнә ыруы вәкиле", — дип әйтәчәкбез. Яхшы укыгыз, якташларыгыз, танылган Гайнә башкортлары – Туктамыш Ишбулатов һәм Исмәгыйль Тасыймовка тиңләшергә омтылыгыз. Бөтендөнья башкортлары сезнең телне саклап калуыгызга ышана”, — дип мөрәҗәгать итте укучыларга Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова.
Биредә дәресләр атна саен шимбә көннәрендә уза. Укучылар 2 төркемдә шөгыльләнә: 3-4нче сыйныфлар әле яңа эш башлаган, 5-6нчы сыйныфлар – укуны дәвам итүчеләр. Башкорт телен Тәтешле районының Югары Тәтешле 1нче мәктәбе укытучылары Зилә Нуриханова, Лиза Фәтхуллина һәм Альбина Әүхәдиева укыта.
“Безнең мәктәп Башкортстан Республикасының Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды оештырган конкурста Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыкларының телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән республика Башлыгы грантын отты. Безнең проект "Туган тел – халык рухы" дип атала. Дәресләргә балалар бик теләп йөри. Башкорт алфавитын өйрәндек, башкорт телендә шигырьләр, җырлар өйрәнәбез”, — ди проектның кураторы Альбина Әүхәдиева.
Очрашуда Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева якшәмбе мәктәбенә башкорт теле һәм әдәбияты кабинетын җиһазлау өчен сертификат тапшырды.