Бөтендөнья башкортлары корылтае мәктәпләргә башкорт язучылары исемнәрен бирергә тәкъдим итә.
Башкорт теле елында Мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе республиканың 4 мәктәбенә һәм гимназиясенә башкорт әдәбиятчыларының исемнәрен бирергә тәкъдим итә.
Күренекле шагыйрьләр һем язучылар исемнәре белән Авыргазы, Учалы, Дәүләкән районнарындагы башкорт гимназияләрен һәм Миякә районындагы мәктәпне атарга тәкъдим ителде. Республика Башлыгы исеменә мондый үтенеч белән онлайн-утырышта катнашучылар мөрәҗәгать итәргә ниятли.
"Рәшит Назаровның исеме күптән игътибарлырак мөнәсәбәтебезне таләп итә. Шагыйрьнең туган авылы Төрембәттә мәктәп кечкенә, анда егермегә якын бала укый. Шуңа күрә без Толбазы авылында танылган шагыйрь исеме белән башкорт гимназиясен атарга тәкъдим итәбез.
Дәүләкәндәге 3нче башкорт гимназия-интернатын шагыйрә, драматург, фольклорчы, тәрҗемәче Рәсимә Ураксина исеме белән атарга тәкъдим итәбез.
Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусин тумышы белән Ишембай районының Колгына авылыннан. Колгына мәктәбенә күренекле прозаик исемен бирергә кирәк.
Учалы Башкорт гимназиясен Талха Гыйниятуллин (танылган Русия язучысы Анатолий Генатулин) исеме белән атарга тәкъдим итәбез", — дип белдерде Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс) Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова.