Бүген "Өйдә укырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлекчәсе республика укучыларына гаджетлар тапшырды.
Радий Хәбиров кушуы буенча төбәктә пандемия шартларында дистанцион укытуга күчкән балаларга ярдәм итү буенча "Өйдә укырга ярдәм ит!" акциясе дәвам итә.
Мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларны, алар мәктәп программасын онлайн-форматта үзләштерә алсын өчен, гаджетлар белән тәэмин итәләр. Мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең исемлекләрен республиканың һәр муниципалитетының мәгариф бүлекләре тәкъдим итте.
– Бездә коронавирус инфекциясе кискенләшүнең икенче этабы гына түгел, ә укучыларны дистанцион укытуга күчүнең икенче этабы да бара. Пандемия укыту сыйфатына йогынты ясарга тиеш түгел. Кызганычка каршы, барлык укучыларның да читтән торып уку өчен техник мөмкинлеге юк. Шуңа күрә аз керемле, күпбалалы гаиләләрдән булган балалар бүген укуларын өйдә дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк заманча гаджетлар алачак, — диде "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Филүс Минаҗев билгеләвенчә, беренче чиратта тугызынчы сыйныф укучылары булган күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр сайлап алынган, чөнки аларга бу уку елында дәүләт йомгаклау аттестациясе сынауларын узарга туры киләчәк.
– Без бүген алган планшетлар авыр тормыш хәлендә калган һәм мондый техникага бик мохтаҗ булган өч гаиләгә җибәреләчәк, — дип сөйләде Агыйдел шәһәре хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Шурупова. — Калган укучылар тәэмин ителгән: без мәктәпләргә "Санлы белем бирү мохите" проекты кысаларында алган һәм "Заманча мәктәп" төбәк проекты кысаларында "Үсеш нокталары"на кайтарылган техниканы вакытлыча файдалануга тапшырдык.
Билгеле булуынча, коронавирус йогышы таралуны профилактикалау өчен, төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республика буенча “Роспотребнадзор” идарәсе рекомендацияләре буенча, 1-5нче һәм 11нче сыйныф укучылары 9-22 ноябрьдә мәктәпкә йөреп укыйлар. 6-10нчы сыйныф укучылары дистанцион укыту форматына күчтеләр. Бүген Башкортстанда 6-10нчы сыйныфларда белем алучы 200 меңнән артык укучы бар, шуларның 42 меңнән артыгы – тугызынчы сыйныф укучылары.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча укытучыларга һәм укучыларга онлайн-дәресләр үткәрү өчен 7 меңнән артык мәктәп компьютеры вакытлыча файдалануга тапшырылды.