Башкортстанның Иҗтимагый палатасы моңа бәйле аноним сораштыру үткәрә.
Сораштыру башлангыч сыйныфларда кайнар ризык сыйфатыннан канәгать булу-булмауларын ачыкларга тиеш. Ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Республиканың Иҗтимагый палатасында ассызыклауларынча, Башкортстан — башлангыч сыйныф укучыларын бушлай туклану белән тәэмин итү тәкъдимен хуплаган тәүге төбәкләрнең берсе.
“Бушлай тукландыру әле ул яхшы тукландыру дигән сүз түгел. Шуңа күрә без ата-аналардан аларның туклану сыйфатыннан ни дәрәҗәдә канәгать булуын сораштырырга булдык. Балаларны яхшы яисә начар ашатып кына калмыйча, бу юнәлештә камилләштерү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген дә беләсе килә. Гомумиләштерелгән материалны республика Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгына җибәрәчәкбез”, — дип белдерде Иҗтимагый палатаның Мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, хәйриячелек һәм ирекмәнлек үсеше буенча профильле комиссия рәисе Лида Исаргакова.
Ата-аналар арасында шундый ук сораштыру хәзер башка төбәкләрнең Иҗтимагый палаталары тарафыннан да үткәрелә. “Мониторинг нәтиҗәләре Русиянең Иҗтимагый палатасына 2021 елның 1 февраленә кадәр җибәреләчәк”, — ди Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина.
Сорауларга җавап бирү өчен түбәндәге сылтама аша керергә кирәк:
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSc4b-7GtJ-szfDp6JToWt-KHTkSmq3kmWmx8z-86at9Z71cO6Q/viewform