Профессор Марсель Бакировның “Прототюрки” китабы турында.
Төрки халыкларның тарихын, тел һәм мәдәният үзенчәлекләрен өйрәнүче тюркология фәне семитология һәм һинд-европа фәннәре белән чагыштырганда әле шактый яшь санала. Ирешкән казанышлары-ның һәм профессиональ традицияләренең байлыгы ягыннан тюркология әлегә алардан калыша төшә.
Ни өчен шулай бу? Моңа аның түбәндәге сәбәпләре бар.
Һинд-европа халыкларының телләрен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән бик күптәннән Европа, ягъни соңгы гасырларда иң алга киткән мәдәниятле кыйтга галимнәре шөгыльләнеп килде. Европа телләре аларның үз ана телләре, ә дәүләтләре иң бай колониаль империяләр иде. Ул галимнәр бик күптәннән Европа цивилизациясенең иң борынгы Антик Греция һәм Борынгы Рим мәдәниятләрен өйрәнеп килделәр.
Семитология дә Европада алга киткән иде, чөнки Библияне өйрәнү белән бәйле яһүд галимнәре борынгы яһүд һәм кайбер башка борынгы семит телләрен яхшы белделәр; ә бу аларга семит халыкларының мәдәниятен өйрәнергә, ягъни семитология фәнен үстерергә ярдәм итте.
Семитология галимнәре дә, һинд-европа галимнәре кебек үк, үз халыклары мәдәниятенең иң борынгы тарихи артефактларына (төрле чыганакларына) ия иделәр.
Ә тюркология фәне бик соң, XIX гасыр урталарында гына барлыкка килде. Европа галимнәре өчен төрки телләр үз ана телләре түгел иде. Госман империясе территориясеннән тыш, барлык төрки халыклар яшәгән территорияләр колонияләр иде. Төрки халыкларның мәдәниятләрен Европа һәм урыс галимнәре еш кына бары шул империяләр ихтыяҗларына кирәк кадәр генә өйрәнде. Фәнни экспедицияләр дә, нигездә, төрки халыклар турында материал-мәгълүмат җыю максатында гына үткәрелде.
Әгәр семит һәм һинд-европа халыклары турындагы мәгълүмат һинд-европа фәнендә безнең эрага кадәр берничә гасыр элек үк билгеле булса, төрки халыклар тарихы исә, традицион тюркология фәнендә билгеләп үтелгәнчә, безнең эраның беренче меңьеллыгында гына башланып китә. Моның сәбәбе – ул вакытларда безнең эрага кадәрге чорга карый торган язма чыганакларның һәм матди мәдәният тарихи артефактларының әлегә табылмаган булуында. Төркиләрнең иң борынгы тарихы Кытайның төньягында безнең эрага кадәр III-II гасырларда яшәгән күчмә һуннар турында кытай кулъязмаларындагы хәбәрләрдән башлана, дигән фикер рәсми кабул ителгән иде. Аннан соң безнең эраның башында Кытайның төньягында Һуннар империясе булганлыгы турында да мәгълүмат бар. Европа телләрендәге чыганакларда безнең эраның V гасырында Аттила җитәкчелегендәге һуннарның Европага басып керүе турында әйтелә. Аннан соң Евразия үзәгендә Төрки каганаты яши (553-603 еллар).
Төркиләрнең үзләре турындагы иң борынгы язма истәлекләре булып VIII гасырның икенче яртысына караган Көньяк Себердәге таш балбаллардагы рун язмалары (Орхон-Енисей кабер ташларындагы язмалар) санала. Бу язмаларга да XIX гасыр ахырында гына Дания тел белгече В. Томсен расшифровка ясады һәм аларның эчтәлеге билгеле булды.
Хәтта традицион тюркология фәнендә дә төрки халыкларның тарихы Европа фәнендә ничек булса, шулай аңлатылып килде.
1917 елдан соң төзелгән төрки союздаш республикалар галимнәре исә Мәскәүнең каты контроле астында булды. Төрки халыклар мәдәниятен тирәнтен өйрәнү очраклары Мәскәү тарафыннан “пантюркизм” күренеше итеп каралды һәм ул республикаларның йөзләрчә галиме 30нчы елларда шул яманатлы “пантюркизм” аркасында атып үтерелде.
Әмма XX гасырда традицион булмаган тюркологларның төркиләрне Евразиянең иң борынгы халыкла-рының берсе итеп караган хезмәтләре дә күренә башлады. Моны мин тюркология фәнендәге яңа дулкын дип атар идем. Мәсәлән, академик М. Зәкиев яза: “Тюркология фәнендәге яңа дулкын бары XX гасырда гына Европа центристлары ялгышларын фаш иткәндә барлыкка килде. Европа центристлары Европада һәм Азиянең уңдырышлы төбәкләрендә борын-борыннан һинд-европа халыклары яшәгән, ә башка халыклар, шул исәптән төркиләр, анда безнең эраның VII-IX гасырларында гына кыргый күчмә халыклар рәвешендә килеп урнашканнар, дип исбат итәргә тырыштылар. Европа центризмы тюркологиясендә билгеләнгәнчә, төркиләр, янәсе, безнең эраның IV-VII гасырларында гына кайдадыр Алтайда формалашканнар һәм шуннан барлык хәзерге төрки төбәкләргә таралганнар. Яңа дулкын тюркология галимнәре исә бу чорда “төрки” этнонимы гына төркиләрнең уртак атамасы булып кулланыла башлый, ә төркиләр үзләре башка исемнәр белән Евразиядә бик борынгыдан ук яшәп килгәннәр, дип аңлаттылар. Мәсьәләне болай аңлатуның бер ныклы дәлиле булып, аерым алганда, борынгы кешелек дөньясы чорындагы төрки телнең иң борынгы эзләренең Америка индеецлары телендә, шулай ук Алгы Азия, Урта, Кече Азия, Кавказ, Кара диңгез, Урал-Идел буе, Себер кабиләләрендә һәм Апеннин ярымутравындагы борынгы этрусск телендә сакланып калуы тора”.
Төрки телләрнең бик борынгы булуын күренекле урыс совет лингвисты Н. Маррның XX гасырның беренче яртысында ук әйткән сүзләре дә яклый: “...төрки телләр генетик яктан аңлатылмаган гына түгел, хәтта аз гына да яктыртылмаган. Аларның генетикасы турындагы, ягъни төрки телләрнең килеп чыгышын өйрәнү мәсьәләсе әле беркем тарафыннан да көн тәртибенә куелмаган...
Кешелек җәмгыятенең кыска гына тарихи истәлеге – төркиләрнең һәм төрки телнең барлыкка килүе һәм үсеше белән чагыштырганда шактый кыска истәлек - фактының тышкы яктан караганда дәлил булуыннан чыгып кына Азияне төркиләрнең иң борынгы ватаны дип атарга ярамый. Димәк, тюркологларның үзләренең уртак фикере буенча, төрки телләрне башкалардан аерып торучы шул консерватизм халәтенә ирешү өчен, төрки телләрнең үзләре нинди гаять зур иҗтимагый эшләр башкарган, нинди гаять зур динамик тел иҗат итү процессын узган”.
Шумер-төркиянәшәлекләре мәсьәләсе белән 1947 елдан алып бертуктаусыз төрек галиме Осман Недим Туна шөгыльләнә башлады. 1990 елда ул, шумер-төрки янәшәлекләренә таянып, төрки тел тарихына ничә ел икәнлеген ачыкларга тырышып язган махсус китабын бастырып чыгарды. Бу китапта ул 168 шумер сүзенә тарихи-чагыштырма анализ ясый, аларның тамырларын борынгы төрки телдә таба; бу һәр ике телнең фонетик, грамматик үзенчәлекләрен өйрәнә. Галим шундый нәтиҗәгә килә: әлегә шумер һәм төрки телләренең генетик туганлыгы турында әйтергә җитәрлек дәлилләр юк, моңа кадәр табылган материал бары тик бу ике телнең озак вакытлар буена бер-берсенә бик көчле йогынты ясаулары турында гына сөйли.
Казах шагыйре һәм галиме Олжас Сөләймановның “Аз и Я” (Алма-Ата, 1975) китабын аерым искә алырга кирәк; ул төрки республикаларның һәм бөтен СССРның рухи идеологиясе өлкәсендә бомба шартлавы кебек булды. Анда шагыйрь “Слово о полку Игореве” әсәрендәге аңлашылмаган сүзләрне төрки сүзләр ярдәмендә аңлатып бирде һәм бу әсәрнең яртылаш төрки телдә язылганлыгы турында нәтиҗә ясады; бу нәтиҗә белән урыс академиклары килешмәде. Шуннан соң ул төрки сүзләр белән бер тамырдан булган 60 шумер сүзен китерде һәм төрки белән шумер телләре кайчандыр үзара тугандашлыкта булганнар дигән нәтиҗәгә килде. Бу китап төркилек рухын һәм төркиләрнең үзаңын яңа биеклеккә күтәрде.
Һәм шунда башланды да инде. Китап 200 мең тираж белән чыккан иде. Мәскәүнең күп кенә академиклары бу китапка каршы чыктылар. Китапны КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы киңәшмәсендә тикшерделәр һәм аны тыйдылар. Басылып чыккан данәләрен китапханәләрдән, кибетләрдән алырга һәм юк итәргә әмер бирделәр. Ә Олжасның үзен КПСС сафыннан һәм Язучылар берлегеннән чыгару күздә тотылды. Шулай да басылган китапның бер өлеше халык арасына таралып өлгергән иде инде. “Кара базар”да китапның бәясе чиктән тыш күтәрелде. Бер кешенең хәтта бер китап өчен өр-яңа “Москвич” машинасы биргәнлеге турында да сөйлиләр. Ә бүген сез аны сатып та ала, Интернетта да укый аласыз.
2000 еллар башында О. Сөләймановның үзенең тюркологик эзләнүләрен дәвам иттергән “Язык письма” һәм “Тюрки в доистории” дигән китаплары басылып чыкты.
XX гасырның икенче яртысындагы төрки галимнәргә һәм проблемаларга яңача килүче хәзерге галимнәр рәтенә шулай ук якут галиме Г. Ксенофонтовны, әзербайҗан тарихчылары Ф. Җәлилов белән Т. Гумбатовны да кертергә мөмкин. Аларның концепцияләре бөтендөнья тарихын Европа центристларыча аңлатуны кире кага һәм төрки халыклар тарихының тагын да борынгырак катламнары турында дәлилләр китерәләр.
Татарлардан тикшеренү эшләре алып барган язучы Нурихан Фәттах үзенең “Шәҗәрә” (“Родословная”, Казань, 1990) китабында, шәхси тарихи-лингвистик тикшеренүләренә нигезләнеп, төркиләрнең иң борынгы ватаны Кече Азия һәм Урта диңгез бассейнындагы илләр булган, дигән нәтиҗәгә килә.
Тюрколог, академик М. Зәкиев үзенең “Происхождение тюрков и татар” (М., 2003) китабында шумер һәм этрусск телләрендә төрки сүзләр дә булуын күрсәтә, ә шулай да төрки этносы формалашкан төбәк итеп Урта Азия һәм Идел-Уралны саный.
Шәхсән минем “Тюрки в истории мировой цивилизации” (Казань, 2018) китабымда, лингвистика материаллары нигезендә төркиләрнең иң борынгы ватаны булып Алгы Азия һәм Якын Көнчыгыш булуы исбат ителә. Китапта мин төзегән Лингвистик таблица һәм Кояш-яңгыр теориясе (Солнечно-дождевая теория) китерелә. Болар – тюркологиядә генә түгел, ә гомумән этимология һәм тел белемендә киң офыклар ача торган яңа ысуллар.
Татар галимнәренең соңгы вакытта дөньяга чыгарган яңа фәнни хезмәте булып Казан Федераль университеты профессоры Марсель Хаернас улы Бакировның “Прототюрки: изначальная прародина, ранние племена и язык, история и этнокультура” (Казань, 2019, 463 бит) дигән фундаменталь хезмәте тора.
Марсель Бакиров 1933 елда туган. Хезмәт юлын “Кызыл таң” гәзите журналисты буларак башлаган. Хәзер ул – филология фәннәре докторы, тюрколог-ориенталист, Русия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, 48 ел дәвамында КДУда татар фольклоры һәм әдәбият теориясе фәннәрен укытып килде. Бүгенге көндә ул — Республика традицион мәдәниятен үстерү үзәгендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, шулай ук Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре. Ул – 500дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 8 монография бастырып чыгарган галим.
Аның бу китабы – үзенең зур күләме белән генә түгел, ә киң яклы булуы белән дә сокландыручы, тюркологиягә багышланган фундаменталь хезмәт. Китапта кулланылган әдәбият һәм чыганакларга барлыгы 801 сылтама китерелә. Автор, үзенең хезмәтләреннән тыш, тел белеме, тарих, этнология, археология, культурология, фольклор һәм антропология буенча башка авторларның да хезмәтләренә таяна. Китапны укыган чакта бу хезмәт укучыны бер максатка – төркиләрнең чын, дөрес тарихын күрсәтүгә алып баручы берничә китаптан тора сыман тоела.
Китапның аеруча мөһим бүлеге булып “Лексик-семантик чагыштырма сүзлек” тора; ул бик борынгы замандагы төрки телләрнең һәм алар белән багланышта торган телләрнең нигезендә яткан лексикадан төзелгән. Анда бик борынгы телләрнең дә, хәзергеләрнең дә материалы тупланган. Бу – 141 биттән торган, үз эченә 423 лексик берәмлекне алган (аларның күпчелеге безнең эрага кадәрге берничә меңьеллыкка карый) бик тулы һәм җентекле сүзлек. Әгәр алар янына тагын автор тапкан, прото- һәм пратөрки кабиләләре лексикасыннан алынган сүзләрне дә китереп кушсак, төрки сүзләрнең саны бер меңнән дә арта. Мондый сүзлек башка тюрколог галимнәрнең тикшеренүләренә зур ярдәмче булачак һәм аларга үзләренә кирәкле чыганакларны эзләүдә җиңеллек китерәчәк.
Шушы сүзлеккә һәм үзенең этимологик эзләнүләре нәтиҗәләренә таянып, автор түбәндәгеләрне ачып сала. Якын Көнчыгышта телләрнең ностратик уртаклыгы (гомумилеге) барлыкка килгән; ул үз эченә: 1. Прототөрки, 2. Һинд-европа, 3. Дравид, 4. Семит-хамит, 5. Урал, 6. Картвел телләрен алган (телләрнең бу ностратик уртаклыгы хакындагы гипотезаны беренче тапкыр XX гасырның 60нчы елларында совет галиме В. Иллич-Свитыч әйтеп чыккан иде). Төпле-нигезле дәлилләргә таянып, М. Бакиров телләрнең ностратик уртаклыгы барлыкка килгән вакытта прототөрки теле бу уртаклыкның субстраты (нигез ташы) булган, ә башка телләр ул төбәктә соңрак барлыкка килгән һәм аларның лексикасы да, грамматикасы да төрки телнең йогынтысына дучар булган, дигән нәтиҗәгә килә. Ягъни шумерлар Тигр һәм Евфрат елгалары арасына килгән вакытта (безнең эрага кадәр 4 мең еллар элек), прототөркиләр инде анда булганнар. Шумер телендәге төрки сүзләр әнә шуннан барлыкка килгән.
Борынгы төркиләрнең антропологик кыяфәте турында автор археология һәм антропология фәннәре мәгълүматларыннан чыгып фикер йөртә. Ул яза: “Прототөркиләрнең Якын Көнчыгышта барлыкка килүләре турында үзебез яклый торган концепциядән чыгып, без физик типлары буенча алар, һичшиксез, зур европеоид расага караганнар дип исәплибез, чөнки Алгы Азиядән һәм Якын Көнчыгыштан чыккан борынгы халыкларга нәкъ менә шундый раса үзәге (кәүсәсе) хас булган”.
Хәзерге Казахстанга халыклар түбән һәм урта палеолит чорында башта шулай ук Көнбатыш Азия ягыннан килеп урашканнар. Урта палеолит чоры ахырында Үзәк Казахстанда Урта диңгез төбәге традицияләрен саклаучы, димәк, Якын Көнчыгышта барлыкка килгән халык яшәгән.
М. Бакиров ясаган төп нәтиҗә: палеоантропологик материаллар шуны күрсәтә – иң борынгы чорларда халыклар Урта диңгез һәм Иран ареалыннан (таралган урыныннан) Урта һәм Үзәк Азиягә, Себергә бертуктаусыз күчеп киткән. Күчеп китүчеләр арасында безнең бабаларыбыз – пратөркиләр дә булган. Көнчыгышка таба күчү барышында аларга монголоид расаның билгеләре дә катлам-катлам салына барган. Әмма иң мөһиме – алар үзләренең беренче дәрәҗәдәге этник билгеләре булган телләрен саклап калган һәм башка этнослар белән аралашу һәм катнашу барышында үзләренең телләрен баета һәм үстерә барганнар. Шулай килеп чыккан – Себергә таба күчә барганда прототөркиләр үзләренең күптәнге европеоид антропологик типларын өлешчә югалта төшкәннәр, ә аларның теле шул җирлекләрдәге төп халыклар белән биологик яктан катнашкан очракта җиңеп чыккан. Хәзерге төрки халыклар теленең бер-берсенә якынлыгы да һәм төрки халыкларда төрле антропологик типларның булуы да менә шулар белән аңлатыла. Мәсәлән, төрекләр, әзербайҗаннар, татарлар, төрекмәннәр – европеоидлар, ә тувалылар, хакаслар, якутлар, казахлар, кыргызлар – монголоидлар.
Моннан тыш, Европа галимнәрендә сарматлар, саклар һәм скифларның тарихларына карата традицион европоцентристик караш формалашкан. Антропологик европеоид кыяфәтләреннән чыгып, аларның барысын да иран телле халыкларга кертеп исәпләделәр. Гәрчә алардан, скиф патшаларының исемнә-реннән тыш, тел үзенчәлекләренә караган материаллар юк диярлек. Һәм шул ышанычсыз нигезгә таянып, скифларны бүгенге осетиннарның борынгы бабалары дип игълан иттеләр.
Этнос теориясеннән чыгып караганда, һәр халыкның этник һәм милли үзенчәлекләре, башлыча, мәдәният өлкәсендә чагылыш таба, ә ул, үз чиратында, халыкның телен дә, рухи һәм матди мәдәниятен дә үз эченә ала. Нәкъ менә шушы максатта, төркиләрнең иң борынгы тамырларын ачыклау һәм раслау өчен, М. Бакиров монографиясендә төркиләрнең дини-мифологик ышанулары мисалларыннан (мәсәлән, елан-аҗдаһа һәм бүре культы, халыкның тау куышында барлыкка килүенә ышану) тыш, төркиләр тарихының буеннан-буена сузылып килгән төркиләргә хас гомум этник сыйфатларны күрсәтә. Бу китапта автор төркиләрнең мәдәниятенә хас булган, аларның этник билгеләгече булып торучы түбәндәге үзенчәлекләрен күрсәтә:
1. Бүрене һәм бер башлы канатлы елан-аждаһаны (сазаганны) олылау;
2. Кием якасын сул якка эләктерү мәҗбүрилеге;
3. Чәчләрне төркичә тарап кую (ир-егетләрнең чәчләрен алдырмаганнар, ә артка толым итеп бәйләп куйганнар; сирәк очракта гына, кайчакта хәрби максатларда, чәчләрне кыскартканнар);
4. Үзләренә генә хас азык булу (ат ите һәм кымыз куллану);
5. Сул якны (йөрәк ягын, кояш чыгу, көнчыгыш ягын) хөрмәтләү;
6. Үтерелгән дошманының баш сөяген хәмер эчү савыты итеп файдалану;
7. Ант белән ныгытылган солых килешүләре төзегәндә якларның каннары болгатылган савытка кылыч яисә айбалта тыгу йоласы (шушыннан төрки телләрдә “ант эчмәк”, ягъни “антны эчү”, “ант бирү” сүзләре сакланып калган);
8. “Тау куышында туу” мотивы, ягъни кабилә башлыгының, яки кабиләнең үзенең, яки, гомумән, төрки этносының барлыкка килүен тау куышы белән бәйләү;
9. Атаклы төрки кешеләрен кабергә үзенең аты белән күмү һәм кабер өстенә курган төзеп кую.
Әмма иң төп этник билгеләүче сыйфат булып һәрвакыт тел тора.
Китап авторы ышандырырлык итеп шуны исбатлый: төрки мәдәниятнең югарыда санап кителгән үзенчәлекле сыйфатлары иран телле халыкларга хас түгел иде; әмма алар сармат, сак һәм скифларның күпчелегенә һәм, әлбәттә, төркиләрнең үзләренә хас сыйфатлар иде. Димәк, ул халыклар үзләренең күп өлешендә төрки һәм аз өлешендә генә төркиләшкән иранлылар булганнар. Автор моны үз тикшеренүләре нәтиҗәсендә дә, Көнбатыш һәм Көнчыгыш галимнәренең күпсанлы дәлилләренә таянып та исбатлый. Автор титаник эш башкарган, сармат, сак һәм скифларның иран телле халыклар булуы теориясен пыран-заран китерә торган гаять зур санда фактлар китергән.
Йомгак рәвешендә автор шундый нәтиҗәгә килә: прототөркиләрнең теле загро-каспий төбәгендәге (кайчандыр Алгы Азиядәге ике елга – Тигр һәм Евфрат – арасындагы һәм хәзерге Иран территориясенең төньяк-көнбатыш өлешендәге) агглютинатив телләрнең интеграциясе (якынлашуы һәм кушылуы), шулай ук күршедә яшәүче һинд-европа, семит һәм кавказ телләренең йогынтысы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шуның нәтиҗәсендә “алтай тибы” дип аталучы тел барлыкка килгән; ә ул исә Көнчыгышның төрле төбәкләренә дулкын-дулкын булып килгән миграцияләрдән соң, башка телләр белән очрашып, аларны “төркиләштергән”, дөресрәге, тагын да ныграк “алтайлаштырган”. Бу очракта автор монголларның һәм аннан да ерактарак – тунгус-маньчжурларның — Ерак Көнчыгыш чикләрендә урнашкан ностратик бердәмлеген күздә тота.
Дөресен әйткәндә, бу китапны укыганда син үзеңне традицион тюркологиядәге дә, яңа дулкын тюркологиясендәге дә мәгълүмат океанында дип хис итәсең. Бу исә авторның титаник эш башкарганлыгы һәм күп кенә яшь галимнәрнең аңа рәхмәтле булачагы турында сөйли.
Китапны Татарстанда тәкъдим итү кичәсеннән соң ул гадел белгечләр тарафыннан бик зур бәя алды. Мәскәүнең һәм хәтта АКШның кайбер галимнәре бу китапны сенсация дип атадылар. Мәсәлән, Америка тюркологы Тариэл Азертөрек бу турыда үзенең “Генезис тюрка и тюркского языка” монографиясендә язды. Аның китабы Нью-Йоркта, ә урыс телендә Санкт-Петербургта басылып чыкты.
Марсель Бакиров китабы турында, һичшиксез, әле моңа кадәр БДБның төрки илләрендәге һәм Төркиядәге яңа дулкын тюркологлар арасында да палеотөркиләр хакында мондый комплекслы һәм киң колачлы хезмәтнең чыкканы юк иде әле, дип әйтергә мөмкин.
Рафаэль Мөхәммәтдинов,
тюрколог, тарих фәннәре кандидаты.
(Урысчадан Әнвәр Шәрипов тәрҗемәсе).