Уфада “Белая трость-2020" вокал һәм инструменталь осталык конкурсының төбәк этабы лауреатларын бүләкләделәр.
Ел саен үткәрелә торган Бөтенрусия иҗат конкурсы күрү сәләте начар булган балалар арасында оештырыла. Быел Башкортстан Республикасы Идел буе федераль округында конкурс уздыру өчен җаваплы төбәк булды.
Конкурсның төбәк һәм округ этапларының операторы булып “Күрү сәләте начар балаларны социальләштерү” дигән мөһим программаны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган “Киртәләрне җимереп” Социаль технологияләр үзәге автоном оешмасы торды. Бу проект быел республика Башлыгының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар конкурсы җиңүчесе булды, һәм ул Башкортстан Республикасы Гражданлык җәмгыятен үстерүгә ярдәм фонды тарафыннан тормышка ашырыла.
17 ноябрьдә конкурсның төбәк этабы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Жюри нәтиҗәләре буенча төбәк сайлап алу этабында түбәндәге балалар лауреатлар дип табылды:
- Корбаншоев Далер, Нефтекама шәһәре, (“Вокал сәнгате, соло” номинациясе);
- "Радуга" квартеты, Уфа шәһәре, (“Вокал сәнгате, ансамбль" номинациясе);
- Падалко Алексей, Уфа шәһәре (“Инструменталь сәнгать, соло” номинациясе).
“Радуга” квартетында Хөснетдинова Элина, Мусина Виолетта, Шинкарева Дарина, Сафина Алеся катнашалар.
Иҗади конкурска өч номинация буенча 27 заявка килде. Иң күп гаризалар “Вокал сәнгате, соло” номинациясендә кабул ителде. Конкурска 24 иҗади гариза җибәрелгән иде.
"COVID-19 конкурсны оештыруга үз төзәтмәләрен кертте: конкурс дистанцион режимда узды. Шуңа карамастан, бүләкләү тантанасын үткәрергә карар кылынды. Балаларның хис-кичерешләрен, канәгать елмаюларны күрү бик күңелле булды”, - дип сөйләде “Киртәләрне җимереп” социаль технологияләр үзәге директоры Алинә Хәбирова.
Бүләкләү тантанасында төбәкнең Гражданлык җәмгыятен үстерүгә ярдәм фонды генеральный директоры урынбасары Роман Низаметдинов һәм иҗади конкурсның жюри әгъзасы Яна Янситова катнаштылар.
Чара “Kids Place” балалар паркында узды. Конкурста катнашкан һәр балага диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Ә “Kids Place” кызлар һәм малайларны парк сертификатлары белән бүләкләде.