Республика Башлыгы быел Башкорт теле көнен үткәрү турында боерыкка кул куйды.
Бу көнне республикада иҗтимагый-мәдәни һәм мәгърифәт чаралары узачак.
Быел Башкорт теле көненә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты составы расланды. Аны республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин җитәкли. Оештыру комитетына тиешле чаралар үткәрү планын әзерләү һәм раслау йөкләнде.
Билгеле булуынча, Башкортстанда Башкорт теле көне 14 декабрьдә уза. Әлеге дата рәсми рәвештә 2019 елда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров указы белән башкорт телен саклау, яклау һәм үстерү максатларында билгеләнгән.