+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 ноябрь 2020, 10:15

Башкортстанның матурлыгын — рәсемнәр аша

Башкорт теле көненә багышланган конкурс старт алды.

Башкорт теле көненә багышланган конкурс старт алды.

Башкорт теле көненә багышланган “Мин Башкортстанымны ясыйм” дигән балалар рәсемнәре конкурсы старт алды. Рәсемнәр конкурсы 10 декабрьгә кадәр онлайн-форматта үткәрелә. Бәйгене Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

Конкурс башкорт телен, тарихын һәм мәдәниятен популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнаша ала.

Сурәт ясау өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә:
“Минем яраткан әкиятем”;
"Башкортстан — минем туган йортым”;
“Башкортстан символикасы”;
“Минем яраткан героем”;
“Халкымның милли костюмы”;
"Башкортстан — кичә, бүген, иртәгә”.

Конкурста катнашу өчен иҗади эшләрне: #ярисуюБашкортостан, #Башҡортостандыhүрәткәтөшөрәм, #Деньбашкирскогоязыка, #Башҡорттелекөнө хэштеглары белән (“Вконтакте”, “Инстаграм”, “Фейсбук”) социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.

Иң яхшы эшләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнәчәк.

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас