Мәктәпләрдәге бушлай туклану шундый хәлгә китергән.
Уфада яшәүче Гүзәл мәктәпләрдәге туклануга ризасызлык белдергән һәм үзенең мөрәҗәгатен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның "ВКонтакте"дагы битендә калдырган.
"Балаларга салкын, бер-берсенә ябышкан макарон һәм су салынган бәрәңге бирәләр. Аларның моңардан косасы килә, ризык тәмсез, ашый алмыйлар, әмма укытучылар мәҗбүр итә. Комбинатка моның турында җиткергән идек: «Теләмисез икән - ашамагыз, сездән акча алмыйлар», - диделәр. Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә?" - дип язган хатын.
Хатынның оныклары башлангыч сыйныфларда 93нче һәм 97нче лицейларда укый икән.
Хәбиров урынына хатынга республиканың сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев җавап бирде. Аның сүзләре буенча, «Социаль туклану идарәсе» хезмәткәрләре күрсәтелгән мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыруның сыйфатын бәяләү өчен күчмә чара үткәрәчәк.