+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 ноябрь 2020, 15:35

Дистанцион уку өчен — бушлай планшет!

Башкортстанда “Өйдә укырга ярдәм ит” акциясе кысаларында балаларга ярдәм итү дәвам итә.

Башкортстанда “Өйдә укырга ярдәм ит” акциясе кысаларында балаларга ярдәм итү дәвам итә.

Башкортстанда пандемия шартларында дистанцион укуга күчкән балаларга ярдәм итү буенча “Өйдә укырга ярдәм ит” акциясе дәвам итә. Ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге балалар мәктәп программасын онлайн-форматта үзләштерә алсын өчен аларны гаджетлар белән тәэмин итәләр. Мондый гаиләләрнең исемлеген республикадагы һәр муниципалитетның мәгариф бүлекләре тәкъдим итте. Беренче чиратта, аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләр, нигездә, 9нчы сыйныф укучылары сайлап алынды.
“Пандемия уку сыйфатында чагылыш табарга тиеш түгел. Кызганычка каршы, барлык укучыларның да читтән торып уку мөмкинлеге юк. Шуңа күрә 200 аз керемле гаиләдән булган балалар өйдә укуын дәвам итәргә ярдәм итәчәк заманча гаджетлар алачак”, - дип билгеләп үтте “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Әйтик, Борай районында аз тәэмин ителгән гаиләләрдән ике укучы ярдәм алды. Караиделдә район мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән исемлек нигезендә дүрт яңа планшет тапшырылды. Агыйдел һәм Күмертау шәһәрләрендә гаджетларны өчәр гаилә алды.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас