Унберенче сыйныф укучылары аны 2 декабрьдә язарга тиеш иде.
Эпидемиологик хәл аркасында 11нче сыйныф укучылары йомгаклау иншасын киләсе елның 5 апреленнән дә соңга калмыйча язачак. Йомгаклау иншасын уңышлы язу чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИга керү мөмкинлеге бирә. Элегрәк 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен йомгаклау иншасын агымдагы елның 2 декабрендә үткәрү планлаштырылган иде.
Йомгаклау иншасы срокларын күчерүне Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм Мәгариф министрлыгы хәл итте. Бу хакта “Рособрнадзор” хәбәр итә.
Шулай ук урыс теле буенча йомгаклау әңгәмәсен уздыру форматы да үзгәрде.
"Расписание буенча, йомгаклау әңгәмәсе 2021 елның 10 февралендә һәм өстәмә срокларда 2021 елның 10 мартында һәм 17 маенда узарга тиеш", — дип билгеләп үтәләр ведомствода.
Әгәр коронавирус йогышы аркасында уңай булмаган хәл сакланса, әңгәмә шул ук вакытта үткәреләчәк, әмма видеоконференцэлемтә ярдәмендә дистанцион форматта узачак.