+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 ноябрь 2020, 13:25

Андрей Шаронов: "Балаларга башкорт телен өйрәнү өчен мотивация табарга кирәк"

Башкортстанның полилингваль мәктәпләрен үстерү векторын билгеләү буенча стратегик сессия эшендә “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов та катнашты.

Башкортстанның полилингваль мәктәпләрен үстерү векторын билгеләү буенча стратегик сессия эшендә “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов та катнашты.

Башкортстан Республикасында, 2019 елдан башлап, мәктәптә берничә телне укытуны күздә тоткан полилингваль белем бирү проекты гамәлгә ашырыла. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы нигезендә полилингваль күппрофильле мәктәпләр челтәрен ачу 2024 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләренең берсе булып тора.

Кичә Мәскәү идарә мәктәбе, Минзәлә Ишморатованың Балалар мәгарифен үстерү һәм ярдәм фонды Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Башкортстанның полилингваль мәктәпләрен үстерү векторын билгеләү буенча стратегик сессия үткәрделәр. Стратегия эшендә Башкортстанда полилингваль белем бирүне гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче мәктәп директорлары һәм педагоглары, белгечләр һәм галимнәр катнашты.

Сессия эшендә якташыбыз, “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов та катнашты, ул проблеманы ничек күзаллавы турында сөйләде. Мәскәү идарә мәктәбе — Русиядә бизнес-белем бирүнең иң эре шәхси проекты. 2006 елда шәхси берәмлекләр оештырган мәктәп 1000нче чыгарылыш сыйныф укучысына диплом тапшырган инде.

Андрей Владимирович сүзләренә караганда, ул Башкортстанда полилингваль белем бирүне үстерү концепциясен өйрәнгән һәм аны бик кызыклы һәм кирәкле дип тапкан.

— Мин Уфада урыс гаиләсендә тудым һәм үстем, башкорт телен өйрәнмәвем өчен үкенәм, гәрчә мәктәптә дә, институтта да күпләр башкорт һәм татар телләрендә сөйләшә иде. Өч ел мин республиканың төрле районнары буенча төзелеш отрядлары составында булдым, анда да кешеләр башкорт телендә генә сөйләште. Бала чагымда башкорт телен өйрәнергә мине нәрсә мәҗбүр итәр иде? Иң мөһиме - минемчә, бу мәсьәләдә балалар өчен мотивация, кызыксыну ноктасы табарга кирәк. Мондый кызыксыну ноктасы төрки телләрдә бөтен дөнья буенча бик кызыклы һәм икътисади яктан алга киткән илләрдә ким дигәндә 150 миллион кеше сөйләшүе булыр иде.

Фото: mgazeta.com
Читайте нас