+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 ноябрь 2020, 08:45

Мәктәп укучыларын интернет-викторинада катнашырга чакыралар

Әлеге чара танылган совет дипломаты Кәрим Хәкимовның тууына 130 ел тулуга багышлана.

Әлеге чара танылган совет дипломаты Кәрим Хәкимовның тууына 130 ел тулуга багышлана.

Мәктәп укучыларын танылган совет дипломаты, Башкортстанда туып-үскән Кәрим Хәкимовның тууына 130 ел тулуга багышланган интернет-викторинада катнашырга чакыралар. Анда республиканың гомуми белем бирү оешмаларының 6-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.
Интернет-викторинада катнашу өчен 23 ноябрьдә сайтта теркәлергә кирәк. Чараны үткәрү вакыты — 24 ноябрь, 10.00нан 17.00 сәгатькә кадәр.
Катнашучылар җаваплар вариантлары белән 40 сорау ала, алар арасыннан дөрес җавапны сайларга кирәк. Тестны үтүнең максималь вакыты — 60 минут. Әлеге вакыт узгач, биремнәргә керү ябылачак.
Интернет-викторина узган һәр кешегә катнашу турында сертификат бирелә. Интернет-викторина нигезләмәсе белән Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Чараны Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Интернет-викторинаның максаты — үсеп килүче буынның танылган совет дипломаты тормышы һәм эшчәнлеге белән кызыксынуын арттыру.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас