Алар ата-аналар чатында “стрелка” билгеләгән.
Санкт-Петербургта мәктәп чатында ата-аналарның бәхәсләшүе күмәк сугышуга һәм атышуга кадәр барып җиткән. Бу хакта хокук саклау органнарына сылтама белән 78.ru чыганагы хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, сугышта катнашучылар ата-аналар чатында “стрелка” билгеләгән. Бу хәл шимбә көнне булган, ике төркем ирләр катнашкан. Конфликттан соң полиция бүлегенә алты кеше китерелгән. Алардан газ һәм травматик пистолетлар алганнар.
Бу очрак буенча “Хулиганлык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.