Республика студентлары “Мин — профессионал” олимпиадасында катнашу өчен 11 меңнән артык гариза тапшырган.
“Русия — мөмкинлекләр иле” Президент платформасының мөһим проектларының берсе булган “Мин — профессионал” олимпиадасына теркәлү саны 330 меңнән артып киткән. Башкортстан студентлары 11 меңнән артык гариза тапшырган — республика бүгенге көндә “Мин — профессионал “ олимпиадасына теркәлү саны буенча лидер төбәкләр бишлегенә керә.
“Статистика күрсәтүенчә, яшьләр теркәлү чоры ахырына активлашып китә, — ди олимпиада җитәкчесе Валерия Касамара. — Ә катнашырга теләүчеләргә, үз көчендә шикләнсә дә, мин, һичшиксез, көчен сынап карарга киңәш итәм. Сез кыйммәтле тәҗрибә алачаксыз, кемнәргәдер укырга керү өчен ташламалар, профильле стажировка һәм хәтта акчалата премия оту мөмкинлеге булачак“.
2020-21 уку елында “Мин — профессионал” олимпиадасы 72 төрле юнәлеш буенча үткәрелә. Алар традицион дисциплиналарны да үз эченә ала, алар арасында филология, математика, юриспруденция һәм икътисад, шулай ук, робототехника, квант технологияләре, машина белән укыту һәм башка бик күп фәннәр бар. Һәр студент үз көчен бер яисә берничә юнәлештә сынап карый ала.
Олимпиаданың сайлап алу онлайн-этабы 27 ноябрьдә башлана. Катнашучылар барлык биремнәрне дә дистанцион рәвештә башкарачак. Онлайн-сайлап алуны уңышлы узган студентлар йомгаклау этабына чакыру алачак. Ул 2021 елның февраль уртасыннан апрель ахырына кадәр булачак. “Мин — профессионал” олимпиадасының дүртенче сезоны дипломантлары исемнәре 2021 елның маенда билгеле булачак.
Олимпиада дипломантлары Русиянең әйдәп баручы югары уку йортлары магистратурасына, аспирантурасына һәм ординатурасына укырга кергәндә ташламалардан файдалана ала һәм эре профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеге алачак. Олимпиаданың алтын, көмеш һәм бронза медальләре өчен өстәмә бонус — 100 меңнән 300 мең сумга кадәр премия каралган.