+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 ноябрь 2020, 07:45

Дүрт мәктәпкә әдипләр исеме биреләчәк

Башкорт теле елында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе республиканың 4 мәктәбенә һәм гимназиясенә башкорт әдәбиятчыларының исемнәрен бирергә тәкъдим итә.

Башкорт теле елында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе республиканың 4 мәктәбенә һәм гимназиясенә башкорт әдәбиятчыларының исемнәрен бирергә тәкъдим итә. Күренекле шагыйрьләр һәм язучылар исемнәре белән Авыргазы, Учалы, Дәүләкән районнарындагы башкорт гимназияләрен һәм Ишембай районындагы мәктәпне атарга тәкъдим ителде. Республика Башлыгы исеменә мондый үтенеч белән онлайн-утырышта катнашучылар мөрәҗәгать итәргә ниятли.

“Рәшит Назаровның исеме күптән инде игътибарлырак мөнәсәбәтебезне таләп итә. Шагыйрьнең туган авылы Төрембәттә мәктәп кечкенә, анда егермегә якын бала укый. Шуңа күрә без Толбазы авылында танылган шагыйрь исеме белән башкорт гимназиясен атарга тәкъдим итәбез. Дәүләкәндәге 3нче башкорт гимназия-интернатына шагыйрә, драматург, фольклорчы, тәрҗемәче Рәсимә Ураксинаның исемен бирергә кирәк. Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусин тумышы белән Ишембай районының Колгына авылыннан. Колгына мәктәбе күренекле прозаикның исемен бирүгә лаек. Учалы башкорт гимназиясенә Талха Гыйниятуллин (танылган Русия язучысы Анатолий Генатулин) исемен бирү дөрес булыр иде”, — дип белдерде “Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс)” президиумы рәисе Эльвира Аеткулова.
Читайте нас