Биредә үсеш үзенчәлекләре булган балаларга яшьтәшләре белән бергә тәрбияләнү мөмкинлеге бирелә.
Агымдагы елның 1 сентябрендә Стәрлетамак шәһәрендә менталь тайпылышлары, шул исәптән аутистик спектр эшчәнлеге бозылуы булган балалар өчен беренче ресурс сыйныфы ачылды. 24нче мәктәпнең беренче катында гадәти булмаган кабинет бар. Чагу әфлисун төсендәге иркен бүлмәдә һәр бала янында — өлкән кеше. Аларның һәркайсы балаларга җылы, ягымлы мөнәсәбәттә. Бу — аутистик тайпылышлары булган балалар өчен ресурс сыйныфы. Биш малай һәм бер кыз остазлары җитәкчелегендә безнең сәер, тавышлы, гаҗәеп дөньябызны аңларга өйрәнә.
Стәрлетамак шәһәрендә менталь тайпылышлары, шул исәптән аутистик спектр эшчәнлеге бозылган балаларны укыту мәсьәләсе кискен торган. Гомуми белем бирү мәктәбендә ресурс сыйныфы моделе буенча укыту үз нәтиҗәлелеге буенча иң туры килгәне була. Проект 6 баланы гомуми белем бирү мәктәбенә алуны күздә тота. Һәр балага педагог-тьютор беркетелгән, һәр бала өчен шәхси уку программасы эшләнә. Физик һәм академик мөмкинлекләрдән чыгып, балалар гомум сыйныфта яшьтәшләре арасында, мәсәлән, 5-10 минут вакыт үткәрә, аннары тьютор баланы ресурс зонасына алып китә.
Проектның мәҗбүри шарты — гомуми белем бирү процессын бозмау. Адаптация барышында аутистик тайпылышы булган укучының гомуми белем бирү сыйныфында булу вакыты арта, ә тьюторның кирәклеге кими бара. Максат — баланың максималь мөстәкыйльлегенә ирешү.
Ресурс зонасы — ул төркем һәм индивидуаль эш, сенсор бушату, ресурс сыйныфы педагогларының эш урыны кебек аерым зоналарга бүленгән кабинет. Педагог-психолог һәм логопед-дефектолог белән индивидуаль эшләү өчен аерым кабинет каралган. Шулай итеп, проект үсеш үзенчәлекләре булган балаларга башка укучылар белән бердәм коллективта булу мөмкинлеге бирә һәм үсеп килүче буында гуманизм һәм түземлелек тәрбияләүгә ярдәм итә.
Республика өчен уникаль проект Русия Президенты гранты исәбенә тормышка ашырыла. Грантны Стәрлетамакның инициативалы әниләре отты. Аерым ихтыяҗлары булган балалар үз әниләре һәм тьюторлары, аларның энтузиазмы, үҗәтлеге һәм балаларга ышанычы аркасында социальләшә алачак.
Мөһим һәм кирәкле проектка алга таба да ярдәм кирәк. Битараф булмаган кешеләр проект җитәкчесе Светлана Котлярова белән 8-922-465-70-77 телефоны буенча элемтәгә керә ала.