+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 ноябрь 2020, 08:55

Укытучыны тәүбә иттергәннәр...

Мондый гамәле өчен педагогка эшсез калу гына түгел, штраф та түләргә туры килгән.

Мондый гамәле өчен педагогка эшсез калу гына түгел, штраф та түләргә туры килгән.

Омск өлкәсенең Саргат районындагы Аксеново авылында укытучы мәктәпне ябуга каршы акция оештырган. Бу хакта “Новый Омск” басмасы хәбәр итә.

Уку елы башына мәктәпне ремонтлаганнар, бина комиссия тарафыннан кабул ителгән, әмма соңрак төзелеш конструкцияләрен диагностикалау бюросында аны авария хәлендә дип тапканнар. 5-9нчы сыйныф укучыларын 10 чакрым ераклыктагы күрше поселок мәктәбенә күчергәннәр.

Педагог, мәктәпне ябу турында белгәч, җәмәгатьчелек игътибарын әлеге проблемага җәлеп итәргә тырышкан. Моның өчен ул ата-аналар ризалыгы белән үз укучыларын җыйган, алар протест плакатлары әзерләгән. Акция көнендә ул балаларны фотога төшереп, фотоларны социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Нәтиҗәдә, укытучы эштән бушатылып кына калмый, пикет уздырган өчен штрафка да тарттырыла. Штраф 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итәргә тиеш булса да, тәүбә итүен исәпкә алып, укытучыга 5 мең сум штраф чәпәгәннәр.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас