Ата-аналар комитеты укучыларга мәҗбүри имтиханнарсыз гына аттестатлар бирергә тәкъдим итә.
“Рособрнадзор” 2021 елда БДИ һәм төп дәүләт имтиханы үткәрү планнарында бернинди үзгәрешләр дә кертергә җыенмый. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
— Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү кагыйдәләрен үзгәртү буенча карарлар кирәк булган очракта, имтихан үткәрү даталарына якынрак вакытта кабул ителәчәк, — дип белдерә матбугат хезмәте.
Билгеле булуынча, Милли ата-аналар комитеты 2021 елда мәҗбүри БДИ һәм төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарырга һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына мәҗбүри имтиханнарсыз аттестатлар бирергә тәкъдим итте. Элегрәк БДИ-2021не гамәлдән чыгару планда булмавы турында Мәгариф министрлыгы да хәбәр иткән иде.