Башкортстан Хөкүмәте WorldSkills Russia финалы өчен мәйданчык билгеләячәк.
2021 елда Уфада узачак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) чемпионатын уздыру мәйданчыгы ике атна вакыт эчендә билгеләнәчәк. Бу хакта Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров "Уфимский" индустриаль паркына эш сәфәре барышында хәбәр итте.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, республика өчен бу мөһим вакыйга һәм аңа әзерлек бара. Хәзер мәйданчык сайлана. Башта аның өчен "Уфимский" сайланыр дип ниятләгәннәр, тик шулай да катнашучылар өчен дә, җанатарлар өчен дә бик уңайлы булмас дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Мәйданчык Уфага якынрак сайланачак. Тагын "чарадан соң мирас калдыру" мөһим — берничә яңа производство өчен мәйданчык булачак.
Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов белдерүенчә, 2019 елда Башкортстан демонстрацион имтиханнар нәтиҗәләре буенча WorldSkills сыйфат рейтингында беренче урын алган, анда катнашучыларның 56 проценты дөнья стандартларына туры килә торган һөнәри дәрәҗәсен раслаган.
Фото: pravitelstvorb.ru