+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 ноябрь 2020, 07:15

Авылда мәктәп янган

Бәхеткә, бу вакытта балалар өйдә булган.

Бәхеткә, бу вакытта балалар өйдә булган.

Иркутск өлкәсенең Большое Голоустное авылында янгын чыгу нәтиҗәсендә агач мәктәп тулысынча янып беткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бу хәл 25 ноябрь иртәсендә булган. Янгын мәйданы 700 квадрат метр тәшкил итә, зыян күрүчеләр юк.

Мәктәптә 72 бала белем алган. Иркутск районы башлыгы Леонид Фролов сүзләренә караганда, уку процессын оештыру өчен икенче бинаны җайлаштырганчы балаларны күрше авыл мәктәбенә йөртәчәкләр.

Район башлыгы яңа белем бирү бинасын тиз арада төзү өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итә. Шул ук вакытта, ул билгеләп үткәнчә, моңа ирешү җиңел булмаячак, чөнки авыл Байкал ярындагы дәүләт паркы территориясендә үзәк экологик зонада урнашкан.

Фото: baik-info.ru
Читайте нас