+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 ноябрь 2020, 11:10

Башкортстан копилкасында беренче медальләр!

Һөнәри осталык буенча “Абилимпикс" VI Милли чемпионаты дәвам итә.

Һөнәри осталык буенча “Абилимпикс" VI Милли чемпионаты дәвам итә.

Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” VI Милли чемпионаты дәвам итә. Уфа, Стәрлетамак, Салават, Благовещен мәйданчыкларында “Туризм”, “Персонажлар дизайны/Анимация”, “Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләүче”, “CAD/САПР инженер дизайны”, “Клининг”, “Брошюровка һәм китап тышлау эше” компетенцияләре буенча мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр ярышлары дәвам итә.
Катнашучылар мастерскойларда һәм аудиторияләрдә, “Абилимпикс” чемпионаты конкурс биремнәре таләпләренә туры китереп, җиһазлар белән тәэмин ителгән остаханәләрдә ярышалар.
“Абилимпикс” чемпионатының беренче нәтиҗәләре билгеле дә инде. Салават белем бирү һәм һөнәри технологияләр колледжы студенты ("Робототехника" компетенциясе) һем Уфа сәнгать-гуманитар колледжы студенты ("Сәйлән үрү"компетенциясе) Башкортстан Республикасы копилкасына берьюлы ике бронза медаль китерде.
Салават белем бирү һәм һөнәри технологияләр колледжының “Гамәли информатика” белгечлеге буенча 3нче курс студенты беренче тапкыр 2018 елда “Абилимпикс” төбәк һәм милли чемпионатларында катнашты. Быел ул чемпионат призеры булды.
Уфа сәнгать-гуманитар колледжының 4нче курс студенты 2017 елдан “Абилимпикс” чемпионатларында катнаша, төбәк һәм милли чемпионатларда үз көчен сынап карый. Буш вакытында сәйлән үрү белән мавыга, шуңа үзен бу компетенциядә сынап карарга була. 2018 һәм 2020 елларда “Сәйлән үрү” компетенциясе буенча “Абилимпикс” милли чемпионатлары призеры булды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас