Яки баланың үз туган телендә сөйләшүенә ничек ирешергә?
Мәскәүнең SKOLKOVO идарә мәктәбе, Минзәлә Ишморатованың Балалар мәгарифен үстерү һәм ярдәм фонды республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Башкортстанның полилингваль мәктәпләрен үстерү юнәлешен билгеләү буенча стратегик сессия уздырды. Стратегик сессия эшендә Башкортстан Республикасында полилингваль белем бирүне гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче полилингваль мәктәп директорлары һәм педагоглары, белгечләр һәм галимнәр катнашты.
Башкортстан Республикасында, 2019 елдан башлап, мәктәптә берничә телне укытуны күздә тоткан полилингваль белем бирү проекты гамәлгә ашырыла. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы нигезендә полилингваль күппрофильле мәктәпләр челтәрен ачу 2024 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләренең берсе булып тора.
Стратегик сессиядә катнашучыларны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов сәламләде. Азат Шамил улы полилингваль белем бирү проекты республиканың гына түгел, илнең мәгариф системасында актуаль һәм колачлы проект булуын билгеләп үтте. Мәгарифнең полилингвальлеге бүген халыкара мәгариф киңлеген үстерүнең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Полилингваль белем бирүне гамәлгә ашыру, Башкортстанның милли һәм этномәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алып, мәгариф системасының инновацион үсешенә ярдәм итәргә тиеш.
Сессия эшендә якташыбыз “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов та катнашты, ул проблеманы ничек күзаллавы турында сөйләде. Андрей Владимирович сүзләренә караганда, ул Башкортстанда полилингваль белем бирүне үстерү концепциясен өйрәнгән һәм аны бик кызыклы һәм кирәкле дип тапкан.
— Мин Уфада урыс гаиләсендә тудым һәм үстем, башкорт телен өйрәнмәвемә үкенәм, гәрчә мәктәптә дә, институтта да күпләр башкорт һәм татар телләрендә сөйләшә иде. Өч ел мин республиканың төрле районнарында төзелеш отрядлары составында булдым, анда да кешеләр башкорт телендә генә сөйләште. Балачагымда башкорт телен өйрәнергә мине нәрсә мәҗбүр итәр иде? Иң мөһиме, минемчә, бу мәсьәләдә балалар өчен мотивация, кызыксыну ноктасы табарга кирәк. Мондый кызыксыну ноктасы бөтен дөнья буенча бик кызыклы һәм икътисади яктан алга киткән илләрдә төрки телләрдә ким дигәндә 150 миллион кеше сөйләшүе була ала.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева Республиканың күппрофильле мәктәпләре полилингваль үсеше концепциясенең төп нигезләмәләре белән таныштырды. Концепция Республика халыкларының гомумдәүләт һәм этномәдәни ихтыяҗларын, илебездәге һәм чит илләрдәге иң яхшы белем бирү тәҗрибәләрен һәм Башкортстанда мәгариф системасы үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән. Концепцияне гамәлгә ашыру республика, ил һәм дөнья халыкларының тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен, берничә тел белүче, социаль һәм һөнәри үзбилгеләнешкә сәләтле, социаль һәм профессиональ шәхес булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Стратегик сессиядә катнашучылар төркемнәргә бүленде һәм көн дәвамында Башкортстанның күппрофильле мәктәпләре полилингваль үсешнең “Юл картасы”на тәкъдимнәр эшләде.