“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе мохтаҗ укучыларга гаджетлар өләште.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча төбәктә пандемия шартларында дистанцион укытуга күчкән балаларга ярдәм итү буенча “Өйдә укырга ярдәм ит” акциясе дәвам итә. Мохтаҗ гаи-ләләрдә тәрбияләнүче укучыларны, алар мәктәп программасын онлайн-форматта үзләштерә алсын өчен, гаджетлар белән тәэмин итә-ләр.
— Пандемия укыту сыйфатына йогынты ясарга тиеш түгел. Кызганычка каршы, барлык укучыларның да читтән торып уку өчен техник мөмкинлеге юк. Шуңа күрә аз керемле күпбалалы 200 гаиләдән булган балалар бүген өйдә укуын дәвам итәргә ярдәм итәчәк заманча гаджетлар алачак, — диде “Бердәм Русия”нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Филүс Минәҗев билгеләвенчә, беренче чиратта, 9нчы сыйныф укучылары булган күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр сайлап алынган, чөнки аларга бу уку елында дәүләт йомгаклау аттестациясе сынауларын узарга туры киләчәк.
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча да укытучыларга һәм укучыларга онлайн-дәресләр үткәрү өчен 7 меңнән артык мәктәп компьютеры вакытлыча файдалануга тапшырылды.