Коронавирус аркасында кертелгән санитар-эпидемиологик кагыйдәләр 2021 елның 1 гыйнварында гамәлдән чыгарга тиеш иде.
“Роспотребнадзор” коронавирус таралу шартларында белем бирү оешмаларының эше буенча санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне 2022 елның гыйнварына кадәр озайтырга планлаштыра. Бу ведомство башлыгы Анна Попованың норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган карарыннан чыга.
“Русия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының 30.06.2020 елгы карарының 3 пунктында “2021 елның 1 гыйнварына кадәр” сүзләрен “2022 елның 1 гыйнварына кадәр" сүзләренә алмаштырырга”, — дип күрсәтелә документта.
Июнь ахырында кертелгән санитар кагыйдәләр балалар бакчалары, мәктәпләр, лагерьлар һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре эшен регламентлый. Алар, аерым алганда, көн саен термометрияне һәм биналарны дезинфекцияләүне йөкли, шулай ук берничә сыйныф, яки төркем катнашлыгында киңкүләм чаралар үткәрүне тыя.
Гамәлдәге кагыйдәләр 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарга тиеш.
Фото: activityedu.ru