+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 декабрь 2020, 08:40

Ятим балаларның ярасына тоз сипкәннәр...

Балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Әниләр көнен бәйрәм итәргә мәҗбүр иткәннәр.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Әниләр көнен бәйрәм итәргә мәҗбүр иткәннәр.Түбән Новгородның бер балалар йорты җитәкчелеге тәрбияләнүчеләрне Әниләр көнен бәйрәм итәргә мәҗбүр иткән. Бу хакта “Жизнь без границ” фонды президенты Марина Ефимова хәбәр итә.Җәмәгатьче бу хәлгә бәя бирүне сорап, күзәтчелек ведомстволарына мөрәҗәгать итә, шулай ук Русиянең балалар омбудсмены Анна Кузнецовага да хат юллый.Ефимова сүзләренә караганда, балаларның остазлары аңа балаларның бәйрәмдә катнашырга теләмәве турында язган.“Балаларга болай да авыр, кызлар үзләренең хәлен шактый авыр кичерә. Алар репетиция вакытында җырлыйлар да, читкә китеп елыйлар”, — дип, җәмәгатьче фикерен китерә “Звезда” телеканалы.Өлкә хөкүмәте каршындагы социаль тармакта попечительләр советы әгъзасы хокукларында Ефимова учреждениегә барырга җыена, әмма директор аңа каршы була. Хәзер ул прокуратура һәм Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре катнашлыгында балалар йорты җитәкчесе белән очрашырга ниятли.РИА Новости мәгълүматына караганда, Түбән Новгород өлкәсенең Мәгариф министрлыгы прокурорлар белән бергә Ефимованың гаризасын тикшерәчәк.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас