Республика укучыларының Яңа елга кадәр ничек укыячагы хәл ителде.Республика территориясенә коронавирус йогышы үтеп керүен һәм аның таралуын булдырмау буенча төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге оператив штаб мәктәпләрнең 7 декабрьдән эш режимын билгеләде.Башкортстанда яңа коронавирус таралуга бәйле хәл тотрыкланды. Республиканың Мәгариф министрлыгы дистанцион укыту режимын туктату турында тәкъдим белән чыкты. Бу тәкъдимне “Роспотребнадзор” вәкилләре хуплады.Шулай итеп, 7 декабрьдән республика укучылары көндезге уку режимына кайта. Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгының Контроль идарәсенә төбәкнең барлык мәктәпләрендә санитар нормаларның үтәлешен тикшерергә кушты.