“Минем илем – минем Русия” XVII Бөтенрусия конкурсына йомгак ясалды.“Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектларының берсе — “Минем илем – минем Русия” XVII Бөтенрусия конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләр арасында Башкортстаннан 5 вәкил: Айсылу Калимгулова, Эрнест Вәлишин, Инна Дорош, Валия Гопта һәм Макар Николаев та булды. Аларның төбәкләрнең социаль-икътисади үсешенә юнәлтелгән проектлары иң яхшысы дип табылды.Уфа дәүләт нефть техник университеты аспиранты Айсылу Калимгулова конкурс финалында математик модельләштерү базасында ягулык җиһазларын реконструкцияләү проектын тәкъдим итте. Аның проекты “Илем энергиясе” номинациясендә III урынга лаек булды. Айсылу Калимгулова " Газпром”нан кыйммәтле бүләкләр, корпорация предприятиеләрендә стажировка узу, шулай ук Русия Энергетика министрлыгында практика узу мөмкинлеге алачак.“Минем илем – минем Русия” конкурсында катнашу экспертлар белән аралашу гына түгел, үз күнекмәләрен дә арттыру мөмкинлеге бирә. Энергетика өлкәсенең төп оешмаларында стажировка үтү һөнәри мохитне тоярга һәм проектны алга таба үстергәндә куллана алачак тәҗрибә алырга мөмкинлек бирәчәк", — ди Айсылу.Нефть чыгару сәнәгате белән бәйле тагын бер проектны Уфа дәүләт авиация техник университеты студенты Инна Дорош тәкъдим итте. Инна “Минем Арктика" номинациясендә I урынны яулады. Ул Русия Федерациясе Энергитика министрлыгында Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча стажировка узу мөмкинлеге алды.Мәгълүмати ярдәм программасында катнашкан республикадан тагын бер җиңүче — аутистик спектры бозылган балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтү автономияле коммерциягә карамаган “Рассвет” оешмасының адаптив физик культура буенча тренеры Эрнест Вәлишин. Ул аутизмлы кешеләрне реабилитацияләү буенча авторлык программасын тәкъдим итте.Эрнест “Минем педагогик инициативам” номинациясендә I урынны алды һәм номинацияне җитәкләүче Русия Мәгариф академиясеннән 100 мең сум акча белән бүләкләнде.Уфа шәһәренең 123нче лицеенда укытучы-логопед Валия Гопта “Конкурсны тәмамлаучылар ассоциациясен үстерү” номинациясендә II урынны алды.Башкортстан Республикасыннан җиңүчеләр арасында 14-17 яшьлекләр дә бар иде. Уфа шәһәренең чит телләрне тирәнтен өйрәнүче 86нчы гимназиясе укучысы Макар Николаев “Минем илем. Минем тарихым. Минем Җиңү” номинациясендә Бөек Ватан сугышы елларында югалган туганнар турында мәгълүмат эзләү һәм архив булдыру методикасын тәкъдим итте. Укучы сугыш елларында хәбәрсез югалган бабасы турындагы мәгълүматларны җыйганда шундый проект туган.Макар Николаев үз проектын тормышка ашыру өчен “Росмолодежь” Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгының конкурс грантына ия булды.Фото: ufaved.info