+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 декабрь 2020, 15:30

БДИда контроль тагын да көчәя

Бу юлы онлайн-күзәтүчеләр күбрәк булачак.

Бу юлы онлайн-күзәтүчеләр күбрәк булачак.БДИ-2021 вакытында онлайн-күзәтүләр күләмен арттыру һәм иҗтимагый күзәтүчеләр санын киметү планлаштырыла. Бу хакта ведомство җитәкчесе Анзор Музаевка сылтама белән “Рособрнадзор” матбугат хезмәте хәбәр итә.Музаев сүзләренә караганда, бу уку елында, шартларга бәйле булу сәбәпле, имтиханнар да “стандарт булмаячак”.Билгеле булуынча, БДИда видеокүзәтү барлык имтихан тапшыру пунктларында да алып барыла. Быел трансляцияләр онлайн-режимда аудиторияләрнең 98 процентында алып барылган. Музаев югары уку йортлары вәкилләрен җәмәгать күзәтүен оештыруга актив кушылырга чакыра.Агымдагы елда илнең 38 субъектында 46 белем бирү оешмасы базасында федераль ситуацион-мәгълүмати онлайн-күзәтү үзәкләре эше оештырылган. Шулай ук Мәскәүдә ике үзәк булдырылган. Онлайн-күзәтүчеләрнең гомум саны 1530 кеше тәшкил иткән. Киләсе елда федераль ситуацион-мәгълүмати үзәкләр санын арттыру планлаштырыла. Аларны Русиянең 69 субъектында 77 мәгариф оешмасы базасында җәелдерү күздә тотыла.
Фото: skr.su
Читайте нас