Бүген дүртенче Бөтенрусия хокукый диктанты старт алды.Агымдагы елның 3-12 декабрендә онлайн-режимда IV Бөтенрусия хокукый (юридик) диктанты узачак. Быел төп тема — 2020 ел төзәтмәләре белән Русия Федерациясе Конституциясе һәм Нюрнберг трибуналының 75 еллыгы.Тестлаштыруда юрдиктант.рф. сайтында катнашырга мөмкин.Диктант 14 яшьтән алып гражданнарга исәпләнгән. Тест тәмамлангач, һәр катнашучы диктант узу турында шәхси нәтиҗә белән сертификат, шулай ук мәгълүмати материаллардан хаталарын карау мөмкинлеге алачак.Оештыручылар диктант 40 сораудан тора дип билгеләп үтә, сорауларга 60 минут вакыт биреләчәк. Төп тематика: 2020 елга төзәтмәләр белән Русия Федерациясе Конституциясе, коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында гражданнар һәм бизнеска ярдәм итү чаралары, хезмәт, гражданлык һәм гаилә хокуклары.2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юридик диктантка Нюрнберг трибуналына багышланган мәсьәләләр кертеләчәк.Катнашучылар саны һәм проектның географиясе елдан-ел арта бара.Билгеле булуынча, беренче диктант 2017 елда узган һәм 55 меңнән артык катнашучыны җәлеп иткән, 2018 елда теркәлгән катнашучылар саны 165 мең кеше тәшкил иткән.2019 елда диктантта 223 мең кеше, шул исәптән 24 чит илдән 3 533 граждан катнашкан. Соңгылары арасында иң күп катнашучылар Абхазия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Молдавия һәм Белоруссиядән булган.Фото: vestinn.ru