Русия мәгариф министры бу мәсьәләгә ачыклык кертте.Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә Яңа елны бәйрәм итү өчен барысын да эшләргә тырышачак, тантаналар үткәрү турындагы соңгы карарны төбәк хакимиятләре хәл итәчәк. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.Аның сүзләренә караганда, эпидемиологик хәл мөмкинлек бирсә, бәйрәмнәр көндезге форматта узачак.Мәсәлән, күптән түгел Кырым хакимияте мәктәпләрдә Яңа ел тантаналарының кайбер чикләүләр белән узачагын игълан иткән иде. Аерым алганда, Кыш Бабай һәм Кар кызы ролен укучылар үзләре башкарачак.